Татарстан Республикасы Язучылар берлеге идарәсенең корылтайдан соңгы беренче утырышы

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Язучылар берлеге идарәсенең корылтайдан соңгы беренче утырышы булды.

Яңа идарә әгъзалары узган корылтай турында фикер алышты.

Идарә берлекнең җитәкчелегенә билгеләнүчеләрне, иҗади секцияләр җитәкчеләрен раслады.

Язучылар берлеге рәисенең иҗат эше буенча беренче урынбасары итеп шагыйрь Рәмис Әймәт, оештыру эше буенча урынбасар итеп   Расих Сабирҗанов расланды. Чаллы һәм Әлмәт бүлегендә җитәкчеләр элеккечә калды.

Берлеккә кабул итү коллегиясенең рәисе итеп профессор Тәлгать  Галиуллин билгеләнде. Коллегия составына  Мөдәррис Вәлиев, Камил Кәримов, Рәмис Әймәт, Равил Рахмани, Луиза Янсуар, Илсөяр Иксанова, Әхәт Мушинский, Фирүзә Җамалетдинова керде.

Секция җитәкчеләре: шигърият – Газинур Морат, чәчмә әсәрләр – Камил Кәримов, драматургия – Рәдиф Сәгъди, балалар әдәбияты – Ләбиб Лерон, рус әдәбияты һәм әдәби тәрҗемә – Әхәт Мушинский, әдәби тәнкыйть – Рифә Рахман.

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International