Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы С.А.Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография институтына максатчан урыннарга дәгъва кылучыларны сайлап алуны уздыра.
Юнәлешләр түбәндәгеләр:
55.05.04 «продюсер» - 2 кеше;
55.05.03 «кинооператор» - 2 кеше;
55.05.05 «кино белгече» - 1 кеше;
52.04.02 «драматургия» «магистр» квалификациясе - 1 кеше;
52.03.06 «драматургия» «бакалавр» квалификациясе - 1 кеше;
54.05.03 «графика» мультипликация фильмы рәссамы » - 2 кеше;
55.05.01 «кино һәм телевидение режиссеры» (4 урын).
ВГИК документларны 08 июньнән 07 июльгә кадәр кабул итә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте