19–20 майда Чистай сәгать заводының беренче директоры Николай Лукьяновның туганнары Чистайда кунак булып китте.
Светлана Трошина, аның улы Олег тарихы Н.С.Лукьянов исеме белән тыгыз бәйләнгән шәһәрдә беренче тапкыр булдылар. Мәскәү кунаклары Чистай дәүләт музей-тыюлыгына Н.С. Лукьянов белән бәйле документларны, аның шәхси әйберләрен, фотосурәтләрен тапшыру өчен килде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте