Татарстан Республикасы Милли музее Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты белән бергәләп Фуад Вәлиевның тууына 95 ел тулу уңаеннан юбилей чаралары уздыра

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

16-17 майда Татарстан Республикасы Милли музее Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты белән бергәләп зур галим, сәнгать белгече, этнограф, архитектор, татар сәнгать белеменә нигез салучы  Фуад Вәлиевның тууына 95 ел тулу уңаеннан юбилей чаралары уздыра.  

«Ф.Х. Вәлиевның фәнни һәм иҗади мирасы» дигән гомуми тема белән берләштерелгән юбилей чаралары программасында түбәндәгеләр: «Хәзерге заман сәнгате традицияләре: критерийлар мәсьәләсе» бөтенроссия фәнни конференциясе (16 май, 10.00); «Яңа чынбарлык шартларында милли сәнгать» темасына түгәрәк өстәл (17 май, 14.00); «Татар халкының сәнгать бизәкләре» күргәзмәсе (17 май, 16.00).

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International