14 апрельдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләрендә кино күрсәтүне оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылды.
Анда республикада кино сәнгате белән бәйле учреждениеләр җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Киңәшмәне Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова алып барды. Анда республикада кино күрсәтү белән бәйле мәсьәләләр, прокатка таләпләр, бүленеп бирелә торган акча, кыенлыклар турында сүз барды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте