Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган чаралар Германиядә һәм Россиядә уздырыла

2016 елның 9 феврале, сишәмбе

Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуны Россиядә һәм чит илләрдә шактый киң колачлы итеп билгеләп үтәргә җыеналар.

Шагыйрь истәлеген яд итүгә багышланган беренче чаралар аның туган көнендә – 15 февральдә башлана.

Бу көнне Татарстан Республикасы Милли музеенда «Җәлил укулары» халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачыла. Анда без яшәгән 21 нче гасыр югарылыгыннан карап шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында фикер алышу булачак. Конференциядә Германиядән мәртәбәле кунак – Кавказ, Татар һәм Төркестанга кагылышлы тикшеренүләр институты директоры  Мисте Хоттоп Рике дә катнашыр дип көтелә. Ул уникаль табыш – җәлилчеләрнең Моабит төрмәсендә җырлавы яздырылган тасманы да тамашачыларга тәкъдим итәргә җыена.  

Шушы көнне үк Җәлил һәйкәле янында митинг булачак. Милли музейда җәмәгатьчелеккә Моабит дәфтәрләренең төп нөсхәләре күрсәтеләчәк. 

Шагыйрьнең туган көнен Германиядә дә билгеләп үтәргә җыеналар. Берлин һәм Магдебург шәһәрләрендә Татарстаннан килгән  артистлар тантаналы чараларда катнашачак.

Моннан тыш Җәлилгә багышланган кичәләр Оренбургта, Чиләбедә, Мәскәүдә дә уздырылачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International