3 февральдә кичке җиденче яртыда Нәҗип Җиһанов исемендәге "Мирас" беренче татар музыкасы фестивале ачыла.
Фестивальгә нигез салучы һәм аны оештыручы – Александр Сладковский, Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры.
XX гасырның күренекле татар композиторы Нәҗип Җиһанов исемен йөртүче мәртәбәле форумда Татарстанның академик музыка мирасы – милли төсмерләргә бай классик һәм хәзерге заман композиторлары музыкасы яңгыраячак.
Хөрмәтле журналистлар!
17:30 да конференция ачылу уңаеннан матбугат конференциясе һәм оркестр турындагы китап белән таныштыру булачак. Катнашалар: Александр Сладковский, Вадим Дулат-Алиев, Елена Черемных.
+79377797750, +7(843)236-73-65, Дарья Климова (PR-
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте