Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллинның Октябрь революциясе бәйрәме белән тәбрикләве

2015 елның 6 ноябре, җомга

Хөрмәтле татарстанлылар!

 

2015 елның 7 ноябрендә  Октябрь революциясенә 98 ел тула.

Бер гасыр диярлек элек булган бу вакыйга бүген дә үз әһәмиятен югалтмый, дөнья тарихының күренекле сәхифәсе һәм халыкларның берләшүе, ныгуы, милләтләр арасындагы дуслык, татулык күрсәткече булып тора. 

Хәзерге Татарстан, Россиянең гаять тиз үсеш кичерүче төбәге буларак, үткәндә тупланган уңай тәҗрибәгә таянган хәлдә, ныклы адымнар белән үз юлыннан бара.

Әлеге истәлекле датаны билгеләп үткәндә безгә  моннан дистә еллар элек гаять киң колачлы һәм зур әһәмиятле эшләр башкарган күпләгән буыннарның данлы гамәлләре һәм күркәм традицияләренә хөрмәтебезне белдерү мөмкинлеге бирелә.    

Сезгә чын йөрәктән тынычлык, иминлек, озын гомер телим. 

Ихтирам белән,

                                                   Айрат Сибагатуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International