31 октябрьдә Арчаның балалар сәнгать мәктәбендә укучылар һәм укытучылар өчен «Балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә Татарстан халыкларының фольклор мирасы» методик семинар-практикумы уздырыла. Семинарның күпсанлы максатлары арасында традицион фольклорны актуальләштерү, мәдәни мирасны торгызу, башкару осталыгы дәрәҗәсен яхшырту кебек аеруча актуальләре дә бар.
Аны Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе доцентлары, татар музыкасы һәм этник музыка кафедрасы укытучылары Макаров Геннадий Михайлович һәм Сәрвәрова Лилия Илдус кызы уздыра.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте