Кабан буенда «Уйнагыз, гармуннар!» бәйрәме узды

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе

30 августта – Республика көнендә – табигать бераз ачулы, җил-яңгырын бәйдән ычкындырган булса да, республиканың төрле почмакларыннан килгән гармунчылар бәйрәм рухын төшермәскә тырыштылар, җилкенеп гармун тарттылар. Быел «Уйнагыз, гармуннар!» Кабан күле буенда, Иске Татар бистәсендә узды. Утыз ел дәвамында үткәрелә торган бу бәйрәмнең үз тамашачысы бар. Аларга начар һава торышы тамашага килергә   комачау итмәде. 

Фольклор коллективлары, җырчы-биючеләр халык өчен онытылмас бәйрәм ясады.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International