«Сабантуй бизәкләре» һәм «Каравон күгендә салават күпере» дигән зур ике бәйрәм концерты спортның су төрләре чемпионаты узган көннәрдә тамашачыларга тәкъдим ителә

2015 елның 24 июле, җомга

26 июльдә  Фина паркында  Спортның су төрләре буенча XVI дөнья  чемпионаты кысаларында Татарстан Республикасының профессиональ һәм үзешчән артистлары катнашында  «Сабантуй бизәкләре» дигән зур концерт була. Анда республиканың төрле районнарыннан артистлар, төрле коллективлар (өч йөздән артык кеше) катнаша.  

11 августта исә шундый ук форматтагы «Каравон күгендә салават күпере» дигән концерт программасы – рус халык мәдәнияте панорамасы тәкъдим ителә.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International