Иске Иябашта яңа клуб ачылды

2015 елның 19 мае, сишәмбе

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Иске Иябаш авылында яңа клуб ачылды. Аның янәшәсендә генә сугышта һәлак булган авылдашларга истәлек билгесе куелган иде. Шуңа да клубны ачу тантанасына килгән мәртәбәле кунаклар иң беренче булып шушы һәйкәл янында тукталып Ватан солдатларын искә алдылар, чәчәкләр куйдылар.  

Тәбрикләү чыгышларыннан соң Татарстан Республикасы  мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Татарстан Республикасы Президенты исеменнән клубка 100 мең сумга сертификат тапшырды. Клубны ачу тантанасына күренекле сәнгать әһелләре Рабига Сибгатуллина һәм  Фәрит Хатыйпов та килгән иде. Алар иябашлыларны яңа клублы булулары белән котлап җырлар башкардылар. Аннары соң районның үзешчән артистлары чыгыш ясады.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International