21 майда сәгать бердә Болгар шәһәре территориясендә «Татарстан балалары Бөек Болгар җирендә» республика музыка марафоны була. Көндезге сәгать бердә башлана. Аны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Мәдәният һәм сәнгать уку йортлары республика методик үзәге, Спас муниципаль районы администрациясе һәм Болгарның «Балалар сәнгать мәктәбе» гамәлгә куйды. Марафон 2004 елдан башлап ел саен уздырыла. Анда уку елы йомгаклары нигезендә республиканың иң яхшы укучылары һәм коллективлары катнаша.
293-02-91
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте