Рус география җәмгыятенең грантлар конкурсына йомгак ясалды. Конкурсны оештыручылар сайтында хәбәр ителгәнчә, 2015 елда 112 грантны гамәлгә кую турында карар кабул ителгән.
Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе –«Татарстан – бармак очларында: Татарстанның табигать тыюлыклары һәм парклары – күзләре начар күрүчеләр өчен» проекты белән яңадан җиңүчеләр исемлегендә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте