Илебез һәм бөтен дөнья өчен гаять зур вакыйга – Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Европаның классик музыканы тапшыру буенча төп телеканалы Mezzo (Европаның һәм дөньяның 38 илендә тапшыруларын күрсәтә, аудиториясе – 40 млн кеше чамасы) Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театрының «Җәлил» спектаклен күрсәтәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте