ТР Милли музее бүләкләр кабул итә

2015 елның 30 марты, дүшәмбе

 1-5 апрель көннәрендә ТР Милли музее казанлыларны һәм башкалабыз кунакларын традицион уздырыла торган “Бүләк итү көннәре” акциясендә катнашырга чакыра. Чара, музейның юбилее уңаеннан, үткәрелә (музей 1895 елның 5 апрелендә ачылган).  

“Бүләк итү көннәре” акциясе анда катнашучыларга мәдәни мирас һәм йолаларны саклап калуга үз өлешләрен кертү, тарихка кереп калу, Милли музейның Мактау китабына үз исемнәрен яздыру мөмкинлеге бирә.

Музей үз тупланмаларын баету, тулыландыруда катнашырга теләүчеләрдән түбәндәге әйберләрне кабул итә:

- сугыш ветераннары, тыл хезмәткәрләренең шәхси әйберләре, фоторәсемнәре, хатлары һәм документлары; Бөек Ватан сугышы елларында Казанда уздырылган чараларның һәм спектакльләрнең афишалары; төрле елларда Җиңү көнен бәйрәм итү фоторәсемнәре;

-​ Татарстан шагыйрьләре һәм язучыларының шәхси әйберләре, фоторәсемнәре, документлары, төрле чорларның һәм хәзерге китап нәшриятларының китаплары;

-​ XIX гасыр ахыры – XX гасырдагы бакчалар, парк, скверлар сурәтләнгән открыткалар.

Татарстан – үз спорт командаларының җиңүләре белән танылган республика. Музейның төп бурычларының берсе музей тупланмаларында спорттагы уңыш һәм казанышларның бүгенгесен генә түгел, ә XX гасырның данлыклы спортчылары, спорт җәмгыятьләре һәм командаларының исемнәрен дә яктырту. Шуңа, музей тупланмаларын тулыландыру өчен, шул чорлардагы спорт формалары һәм җиһазлары, кубоклар, афишалар, ярышларның, спортчыларның фоторәсемнәре кирәк.

Шулай ук, Идел буе халыкларының милли киемнәрен, көнкүрештә кулланылган әйберләрен, XIX – XX гасырның беренче яртысына караган антиквар җиһазларын, яктырту приборларын, шәһәрлеләр киемнәрен, көнкүреш кирәк-яракларын, декоратив сәнгать осталарының иҗат җимешләрен музей бик рәхмәтле булып кабул итә.

Музей Беренче бөтендөнья сугышы тарихы буенча тупланмаларны формалаштыра һәм XX гасыр башы, Гражданнар сугышы чоры фоторәсемнәрен, плакатларын зур кызыксыну белән кабул итә.

Музей, шулай ук, көнкүреш техникасы, офис җиһазы, компьютер, принтер ише оргтехниканы, яктырткыч приборларын хәйрия ярдәме буларак кабул итә.

Барлык бүләк ителгән әйберләр 5 нче апрельдә күргәзмәгә куелачак һәм катнашучыларны “Иң борынгы” – иң борынгы чор предметы, “Предмет – легенда” – кызык тарихлы предмет, “Раритет” – иң уникаль предмет, “Предмет – мемориаль” – Россия һәм Татарстанның танылган кешеләре тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйле мемориаль предмет номинацияләрендә билгеләп үтү ниятләнә.

Акция Милли музейда һәм аның филиаллары булган М. Җәлил музей-фатирында, Е.А. Боротынский, К. Насыйри, Л.Н. Толстой, композитор Н.Җиһанов, С. Сәйдәшев музейларында, Г.Тукайның Әдәби музеенда, А.М. Горькийның Әдәби-мемориаль музеенда, В.И. Ленинның музей-йортында, Бөек Ватан сугышы мемориаль музеенда, Печищи авылындагы Я.Купала, Красновидово авылындагы А.М. Горький музейларында да уздырыла.

Нәтиҗәләр ясау һәм котлаулар Татарстан Республикасының Милли музеенда 5 апрель сәгать 14.00 дә булачак. Катнашучыларның паспорт белән килүләре сорала, диелә музей матбугат хезмәте хәбәрендә.

Сорауларны (843) 292-32-18 (ТР Милли музееның матбугат үзәге ), 292-67-09, 292-85-76, 292-58-32 (санау һәм туплау бүлеге) номерлы телефоннар аша бирергә мөмкин.

“Татар-информ” МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International