Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Мәскәү тамашачысына "Өзелгән яфраклар" спектаклен тәкъдим иттеләр

2015 елның 27 марты, җомга

Кичә, 26 март көнне, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Мәскәүнең Зуев исемендәге мәдәният йортында узган елны гына премьерасы булып узган "Өзелгән яфраклар" спектаклен тәкъдим иттеләр.

Тинчурин театры бу театраль сезонда икенче мәртәбә башкалада спектакльләрен күрсәтә. Узган елның ноябрь аенда гына Мәскәү тамашачысы К.Тинчурин әсәре буенча куелган “Назлы кияү” һәм Ш.Фәрхетдинов әсәре буенча куелган “Алтын көз” спектаклен карый алган иде.

Кичә Зуев исемендәге мәдәният йортында куелган спектакльнең премьерасы узган сезон ахырында, 2014 елның июнендә генә булган иде. Спектакльнең режиссеры - Резедә Гарипова.

Спектакль ундүрт яшьлек әшәкелек һәм хыянәт белән тәүге тапкыр очрашкан һәм аңа бирешмәгән Фәридә исемле кыз турында. Катлаулы балачак хакындагы әлеге спектакль, күз алдында мәхәббәт һәм өмет хикәясенә әверелә. 

Мәскәү тамашачысы спектакльне кайнар алкышлар, елмаюлар белән бик җылы кабул итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International