Казанда Венгр дәүләт ансамбле концерты була

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Россия Федерациясендә Венгриянең гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Янош Балла белән очрашу уздырды. Анда  быелның  13 июнендә Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Венгр дәүләт ансамбленең концертын уздыру турында килешенде. Моннан тыш, венгр делегациясе  Венгриядә Татарстан мәдәнияте көннәрен уздыру турында тәкъдим кертте.

Венгр дәүләт халык ансамбле – илнең иң күренекле коллективларыннан берсе.  Ул 1951 елда дөнья халыкларын венгрларның мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштыру максатында төзелгән.  Коллектив гастрольләргә бик күп йөри, аның бай һәм үзенчәлекле репертуары белән дөньяның 44 иле тамашачылары яхшы таныш инде. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International