Хөрмәтле журналистлар!
28 февральдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында (4 нче кат) “Морозко” - 2015” ачык Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсына багышланган матбугат конференциясе уздырыла. Көндезге сәгать унбердә башлана.
Катнашалар:
Бедрос Киркоров, «Морозко» фестиваль-конкурсының жюри рәисе, Россиянең халык артисты;
Елена Бабичева, жюри әгъзасы, Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе профессоры;
Андрей Репях, “Интеллект-Клуб” балалар хәйрия фонды” коммерциячел булмаган оешмасы президенты;
Елена Роженцева, РФ Мәдәният министрлыгының сәнгатькә һәм халык иҗатына дәүләт ярдәме департаменты консультанты.
Аккредитация өчен: shigabetdinov.pr@gmail.com.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте