Татарстан Республикасы мәдәният министры Айдар Фәйзрахмановны юбилее белән котлады

2015 елның 1 феврале, якшәмбе

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә күренекле җырчы, филармониянең сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасының дәүләт фольклор музыкасы ансамбле, Россиянең Атказанган һәм Татарстан Республикасының халык артисты Айдар Фәйзрахмановның 60 еллык юбилеена багышланган зур концерт узды.    

 «Яшәү барыбер кызык!» дип аталган юбилей концертында зал тамашачы белән тулы иде. Артистны юбилее белән дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, хезмәттәшләре, дуслары  тәбрикләде.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин юбилярга тамашачыларга шатлык бүләк итүе өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, «Фидакарь хезмәт өчен» медален – дәүләт бүләген, Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның Рәхмәт хатын тапшырды. Хатта Дәүләт Киңәшчесе Айдар Фәйзрахмановка татар мәдәниятен, сәнгатен, милли җыр мирасын саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш кертүе өчен олы рәхмәтен белдерә.

Бәйрәм кичәсендә Айдар Фәйзрахмановның Илдар Юзеев, Гәрәй Рәхим, Илсөяр Иксанова, Рафис Корбанов, Роберт Әхмәтҗанов, Гамил Афзал, Нәкый Исәнбәт, Мөдәррис Әгъләмов сүзләренә иҗат иткән, шулай ук халык җырлары яңгырады, бик күп күренекле коллективлар, җырчылар, нәфис сүз, пародия осталары катнашты.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International