2 – 4 февральдә Тәбриз каласы (Иран) мәдәнияте атналыгы узачак.
2 февральдә кичке сәгать җидедә ДЗКЗ сәхнәсендә Тәбриз мәдәнияте атналыгын ачу тантанасы булачак.
3 февральдә көндезге сәгать унбердә «Хазинә» милли сәнгать галереясендә Иранның Көнчыгыш Азәрбайҗан провинциясе сәнгать һөнәрчелеге эшләнмәләреннән күргәзмә ачыла.
Атналык 4 февральдә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Иран сәнгать осталары концерты белән тәмамланачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте