29 гыйнварда «Мир» кинотеатрында шәһәрнең мәктәп укучылары өчен «Сугыш һәм тынычлык» фильмы күрсәтеләчәк. Сергей Бондарчукның фильмыннан «Мир» кинотеатрында «Әдәбият – киң экраннарда» дигән проект башланып китә.
Яңа проект берничә юнәлештә бара. Шуларның берсе - «класстан тыш уку», монда дәреслекләргә кертелгән әсәрләрнең альтернатив укылышы, режиссер экспериментлары һәм экранлаштырылган әсәрләр темасына ирекле фантазияләр тәкъдим ителә. Икенчесе – фильм-биографияләр, кино елъязмасы. Аларга нигез итеп мәшһүр әсәрләрнең укып бетерелмәгән бүлекләре, мәгълүм булмаган битләре алынган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте