23 гыйнварда ТР ДСО Валерий Гергиев чакыруы буенча Мария театрының Концерт залында үз абонементының икенче концертын тамашачыга тәкъдим итә. Музыкантлар «Үлекләр утравы» симфоник поэмасын, Сергей Рахманиновның Беренче симфониясен, шулай ук Петр Чайковскийның фортепиано өчен Беренче концертын башкарачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте