Гыйнварда «Сосновый бор» санаториендә "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең кышкы сменасында 160 бала катнашты. Татарстан Республикасының 20 муниципаль районыннан җыелган талантлы балалар ял иттеләр, күңел ачтылар, иҗатлары белән таныштырдылар. Нәтиҗәдә гаять зур уңыш белән сменада ике йомгаклау концерты узды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте