«Караолька-2015» конкурсында катнашучы яшь башкаручылар арасында мәртәбәле жюри тиздән иң яхшыларны билгеләячәк. Җиңүче исә KARAOKE WORLD CHAMPIONSHIPS халыкара конкурсы финалында Россия исеменнән чыгыш ясау мөмкинлегенә ия була.
Диләрә Ваһапова, Динә Гарипова, Айгөл Вәлиуллина, Максим, Чулпан Хамматова, Марат Сафин, Марат Башаров, Альберт Әсәдуллин, Ренат Ибраһимов – болар жюри составындагы «йолдыз»ларның кайберләре генә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте