15 – 22 декабрьдә Казанда VI Бөтенроссия «Һөнәр» яшь татар режиссурасы фестивале уздырыла. Фестивальдә Татарстанның төрле шәһәр-районнарыннан һәм Башкортостаннан яшь режиссерлар катнаша. Аның афишасында барлыгы 12 спектакль һәм 4 эскиз күрсәтелгән. Быел спектакльләргә Россиянең 5 танылган театр тәнкыйтьчесе карап бәя бирәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте