12 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Балалар һәм үсмерләрнең иҗади үсеше ресурслар үзәге бинасында «Диалог. Василий Турин – Вера Карасева» күргәзмәсе ачыла һәм «1834 һәм 2014 елларда Казанның натурадан ясалган перспективалы күренешләре» альбомын тәкъдир итү була. Бу күргәзмә һәм альбом XIX йөздә Казанда яшәгән рәссам Василий Туринның «Казанның натурадан ясалган перспективалы күренешләре …» дип аталган альбомы чыгуга 180 ел тулуга багышланган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте