Кышкы каникул көннәрендә «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр музыка театры балаларга һәм аларның әти-әниләренә «Суыкбикә яисә салкынның көче һәм кеше йөрәгенең кайнарлыгы турында» спектаклен күрсәтә. Г.Х.Андерсенның мәгълүм әкияте нигезендә эшләнгән бу спектакль нәни тамашачыларда иң матур тәэсирләр генә калдырачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте