9 декабрьдә көндезге сәгать өчтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында «Утар тормышыннан күренешләр» күргәзмәсе ачыла. Экспозиция дворян утарларының ASG Халыкара антиквариат институтының Нәфис сәнгать әсәрләре тупланмасыннан экспонатлар ярдәмендә эчке төзелешен күрсәтүгә багышлана. Анда XVII – XIX йөзгә караган картиналар, йорт җиһазлары, декоратив-гамәли сәнгать (фарфор, бронзадан ясалган сәнгать әсәрләре, сәгатьләр, көмеш әйберләр, шәмдәлләр, яктырту җайланмалары һ.б.) үрнәкләре күрсәтеләчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте