Кичә ДЗКЗда «La Primavera» оркестрының 25 еллыгына багышланган бәйрәм концерты узды. Залда буш урыннар юк иде. Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин оркестрны зур бәйрәме белән котлады, бүләкләр тапшырды, коллективка Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын, Россиянең мәдәният министры Владимир Мединскийның тәбрикләү сүзләрен җиткерде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте