Казан Кремлендә гүзәл гасырның сокландыргыч сәнгать җимешләре күрсәтелә

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

20 ноябрьдә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Гасырлар йомгаклары». Россиядә тарихилык чоры» күргәзмәсе ачылды. Петербургтан Казанга рус мәдәниятенең «тарихилык чоры» дип аталган гүзәл дәвере турында мәгълүмат бирүче 850 сәнгать әсәре китерелеп тамашачылар хозурына тәкъдим ителә.  Күп кенә экспонатлар киң тамашачыга беренче тапкыр күрсәтелә. Дәүләт Эрмитажының генераль директоры Михаил Пиотровский күпсанлы рәсми затлар, тамашачылар алдында күргәзмәнең ачылышындагы чыгышында Эрмитаж, Кышкы сарайдагы  төрле стильдәге залларның, әйтик, «Малахит» залының, Казан күргәзмәсе өчен кыйммәтле бик күп әйберләре китерелүе турында сөйләде. Император гаиләсенең шәхси әйберләре –  Николай Iнең яраткан материалы – малахиттан эшләнгән төрле җиһазлар, император Александр IIIнең хатыны  Мария Федоровнаның зәңгәрсу таш тартмачыгы һ.б.

Күргәзмә 2015 елның 11 маена кадәр эшләячәк. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International