Казанда «Театр мәктәбе лидеры» мәгариф проектының Елена Ковальская җитәкчелегендәге беренче күчмә семинары узды. Ун көнлек модуль программасында театр эшчәнлегенең төрле аспектларына багышланган лекцияләр белән беррәттән, күренекле мәдәният әһелләре белән очрашулар уздыру һәм мөстәкыйль эш каралган иде. Проектның максаты буларак Елена Ковальская Россиянең һәм Татарстанның репертуар театрларын үзгәртеп, яңартып коруда катнашачак «менеджерларның кадрлар составын булдыруны» күрсәтте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте