Мәскәүдә Татарстанның «Ак кәгазь» кинокомпаниясе төшергән документаль фильмнар күрсәтелде

2014 елның 14 ноябре, җомга

9 ноябрьдә Мәскәү шәһәре төбәк татар милли-мәдәни мохтариятенең татар мәдәни үзәгендә Телевизион кунак бүлмәсе дип аталган чараның Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чираттагы бишенче чыгарылышы узды. Бу юлы анда Казанның «Ак кәгазь» телекомпаниясе төшергән документаль фильмнар күрсәтелде.  

Казан кунагы – Россия кинематографиячеләре берлеге әгъзасы, продюсер Алинә Ризванова – тамашачыларга үз студиясе чыгарган документаль фильмнарны тәкъдим итте.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International