Татар шагыйренең китабы чуаш телендә дөнья күрде

2014 елның 10 ноябре, дүшәмбе

Шагыйрә Гөлнур Корбанованың "Аю булу кыенмы?" китабы чуваш теленә тәрҗемә ителде. Тәрҗемәләр җыентыгы Чуваш китап нәшриятында дөнья күрде. Мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балаларына адресланган әлеге китапта хайваннар, кошлар, бөҗәкләр турында табышмаклар һәм шигырьләр – барлыгы 62 әсәр урын алган. Китап балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләргә, башлангыч сыйныф укытучыларына, шулай ук балалары өчен күңелле ял оештырыга теләгән ата-аналарга ярдәмлек булып тора.

Китапны тәрҗемә итүче – шагыйрь, прозаик, публицист, М.Сеспель исемендәге премия лауреаты, Россия язучылар берлеге әгъзасы Николай Ижендей. Николай Ижендей фәлсәфи-поэтик, прозаик, балалар өчен язылган күпсанлы әсәрләр авторы буларак билгеле. Аның "Суралман ача сасси" ("Карындагы бала тавышы") поэмасы күп кенә телләргә тәрҗемә ителгән һәм чуаш мәктәпләре программасына кертелгән.

Гөлнур Корбанованың "Аю булу кыенмы?" китабы татар телендә 2012 елда Татарстан китап нәшриятында басылган иде. 6 мең тираж белән дөнья күргән әлеге басма укучылар күңеленә бик хуш килде. Китапның рәссамы Марат Рәхимов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International