10 ноябрьдә кичке сәгать җидедә Камал театрында күренекле режиссер Марсель Сәлимҗановны искә алуга багышланган кичә узачак. Ул гадәти булмаган «интервью» форматында әзерләнгән. 7 ноябрьдә, режиссерның туган көнендә, Камал театры сәхнәсендә традицион төстә "сезонның төп премьерасы" – Орхан Памукның «Минем исемем Кызыл» спектакле күрсәтелде. Бу көнне Марсель Сәлимҗановка 80 яшь тулган булыр иде.
Кичәне актерларның Марсель ага белән эшләү бәхетен татымаган, үзләренчә әйтсәң, «бөек бабаларын күреп-белмәгән оныклар» буыны алып бара. «Турун»нар Марсель Хәким улына үзләрен кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать итәчәк, ә ул исә дуслары һәм хезмәттәшләренең истәлекләре, видеотасмаларга яздырылган интервьюлар һәм репетицияләр белән «җавап бирәчәк».
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте