Хөрмәтле журналистлар!
5 ноябрьдә 14 сәгатьтә «Татар-информ» МА Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театрының гастрольләренә һәм проектларына багышланган матбугат конференциясе узачак.
14 октябрьдән 22 ноябрьгә кадәр Нидерландия Корольлегендә һәм Бельгиядә театрның опера труппасының гастрольләре уза. Спектакльләр зур уңыш белән бара. 13 ноябрьдә Европа буйлап турга (Франция, Германия, Австрия, Швейцария, Нидерландия, Бельгия, Дания) балет труппасы да китә. Журналистларга шушы гастрольләр турында театр директорының урынбасары Ларионов Юрий Павлович, балет буенча сәнгать җитәкчесе Яковлев Владимир Алексеевич сөйләячәк.
Аккредитация: pr@tatar-inform.ru.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте