27 октябрьдә К. Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры сәхнәсендә композитор Юлия Бекның «Күкләр коды» балет-спектакле премьерасы була.
Россия Композиторлар берлеге һәм Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге әгъзасы Юлия Бек күп кенә халыкара фестивальләрдә катнашты. Аның әсәрләре Россиядә һәм күп кенә чит илләрдә еш башкарыла. Юлия PORTICO DANS THEATRE (Оклахома, АКШ) компаниясе белән хезмәттәшлек итә.
«Күкләр коды» балет-спектакленең идеясе кинорежиссер Вим Вендерсның «Берлин күгендә» фильмын караганнан соң туган.