Яңа ел каникуллары көннәрендә өч тапкыр Олимпия уеннары чемпионы Мария Киселёва казанлыларны һәм шәһәр кунакларын «Көзге эчендәге серле дөнья» дигән гаҗәеп тамашага чакыра. Тамашачыларга биредә яшь ягыннан чикләү юк. Тамаша 30 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр Спортның су төрләре сараенда уздырыла. Анда атаклы спортчылар, синхрон йөзү осталары, суга сикерүчеләр, театр һәм цирк артистлары, хореография коллективлары катнаша.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте