Татарстан Республикасы Президентының X Казан халыкара мөселман кинофестивале ачылу уңаеннан фестивальдә катнашучыларны һәм аның кунакларын сәламләве

2014 елның 7 сентябре, якшәмбе

Кадерле дуслар!

Халыкара кино сәнгате өлкәсендә күренекле әлеге форумда катнашучыларга, аның кунакларына һәм оештыручыларына  ихлас йөрәктән кайнар сәламнәремне җиткерәм.

Татарстан башкаласының 1000 еллыгын бәйрәм иткән истәлекле чорда мәйданга килгән фестиваль Мәдәният елында һәм Халыкара ТӨРЕКСОЙ оешмасы тарафыннан Казанның төрки дөнья мәдәни башкаласы дип игълан ителгән елда үзенең ун еллык юбилеен билгеләп үтә.

Бу вакыт эчендә кинофорум Россиянең мәдәни тормышында әһәмиятле вакыйгаларның иң күренеклеләреннән берсенә әверелү белән бергә, дөнья кинематографиячеләре берлегенең игътибарын җәлеп итте, «гуманлы кино фестивале» дигән бәяләмәгә лаек булды.  Бүген ул илебез һәм чит ил мәдәният әһелләренең иҗади аралашуы, тәҗрибә алмашуы өчен тиңе булмаган мәйданчыкка әйләнде.

Фестиваль Татарстан кинематографиясе үсеше өчен зур әһәмияткә ия. Республикабызның кино сәнгате әһелләре     Россия күләмендә гамәлгә ашырыла торган күләмле проектларда көннән көн  активрак катнаша.  Һәвәскәрләр, яшьләр, ә хәзер инде балалар киносы өлкәсендә дә уңышлы, кызыклы эшләр тамашачы хозурына еш кына тәкъдим ителә.

Фестиваль Татарстанда яшәүчеләргә башка илләр, башка халыклар кинематографиясенең иң яхшы үрнәкләре, аларның мәдәнияте, дини йолалары, милли гореф-гадәтләре белән танышу мөмкинлеге бирде. Бу мәртәбәле форум үзенең конкурстан тыш  бай программасы, кызыклы очрашулары  белән шатландырыр,   талантлы яшь иҗатчыларга танылу мәйданы булыр һәм Казан халкы, аның кунаклары өчен чын-чынлап зур бәйрәмгә әйләнер дип ышанам.  

Халыкара фестивальдә катнашучыларга – бәрәкәтле эшчәнлек һәм яңа иҗади ачышлар, ә кино сөючеләргә онытылмас якты тәэсирләр телим!

Татарстан Республикасы Президенты

Р.Н. Миңнеханов 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International