Анда археология өлкәсендә белгечләр, галимнәр катнашты. Татарстан Республикасы археология объектларын саклау өлкәсендә хәл итәсе мәсьәләләр, кыенлыклар бик күп. Законсыз казу эшләре алып баручылар эшчәнлеге аеруча зур борчу тудыра, күңелсез нәтиҗәләргә китерә. Чарада катнашучылар шул турыда фикер алыштылар, килеп туган вәзгыятьтән чыгу юллары эзләделәр.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте