Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көне кысаларында «Рухи мирас хәзинәләре» дигән бер исем белән өч күргәзмә ачылды

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе
Бүген Россиянең дәүләт хәзерге заман тарихы музееның биш залында  Татарстан Республикасы  мәдәнияте көне кысаларында «Рухи мирас хәзинәләре» дигән бер исем белән өч күргәзмә ачылды.

Күргәзмәне ачу тантанасында күп кенә рәсми затлар катнашты.  Экспозициядә сынлы сәнгать әсәрләре белән беррәттән, Татарстан халыкларының милли киемнәре һәм музыка уен кораллары, сирәк китаплар һәм басма графика үрнәкләре куелган. 

Күргәзмә 22 августтан 3 сентябрьгә кадәр эшли.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International