Болгар тарих-археология комплексының ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе уңаеннан Казанда һәм Болгарда киң колачлы чаралар уздырыла

2014 елның 19 августы, сишәмбе
Болгар тарих-археология комплексының ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе уңаеннан Казанда һәм Болгарда 20 августта киң колачлы чаралар уздырыла.

12.00дә Болгарда театральләштерелгән тарихи тамаша күрсәтеләчәк.  

ЮНЕСКО сертификатын тапшыру 17.00дә Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм  балет театрында булачак. Анда Татарстан Республикасы  Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашачак.  

Театральләштерелгән тамашаларда Нашидуль Ислам (Дагъстан), Альберт Әсәдуллин, Әхмәт Агади, А.Сладковский җитәкчелегендәге ТР  ДСО чыгыш ясаячак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International