Күргәзмәдә киң җәмәгатьчелеккә рәссамнарның республика тормышы, күренекле вакыйгалар, атаклы шәхесләр сурәтләнгән йөз илледән артык яңа әсәре тәкъдим ителә. Күргәзмә 14 сентябрьгә кадәр эшләячәк.
Хөрмәтле журналистлар! Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан Республикасы бүлекчәсе Һәм Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее күргәзмә ачылу уңаеннан матбугат конференциясе уздыра. Ул 15 августта 15.00дә Хәзерге заман сәнгате галереясендә була.
(843) 236-69-31 www.izo-museum.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте