14 августта VIII Халыкара «Сандецкий утарында Jazz» импровизация музыкасы фестиваленең алтынчы концерты була. Казанда Әрмәнстанның иң күренекле джазчы пианисты Ваагн Айрапетян, шулай ук Мәскәү музыкантлары Сергей Головня (саксофон), Петр Востоков (труба), Сергей Васильев (контрабас) һәм Павел Тимофеев (барабаннар) чыгыш ясый.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте