Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә «Риваятькә тиң таулар җырчысы» дигән әдәби-музыкаль композиция уздырылды

2014 елның 5 августы, сишәмбе

1 августта Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен  махсус республика  китапханәсенең актлар залында «Риваятькә тиң таулар җырчысы» дигән әдәби-музыкаль композиция уздырылды. Ул Р. Гамзатов иҗатына багышланган иде.  

Чара бөек шагыйрьнең аудиотасмага яздырылган әңгәмәсен тыңлаудан башланып китте. Әлеге мөлаем тавыш залда утыручыларны ерак Дагстанга күчерде кебек. Кичәдә Рәсүл  Гамзатовның иҗаты һәм тормыш юлы турында сөйләнде, аның шигырьләре рус һәм татар телләрендә яңгырады. Китапханә хезмәткәрләре шагыйрьнең фондларда сакланучы китаплары турында да мәгълүмат бирделәр. Кичә тамашачыларда җылы тәэсирләр калдырды. 

«Русча сөйләп, дөньяны Дагстан белән таныштырабыз» дигән халыкара китап уку программасына Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен  махсус республика  китапханәсе быелның июль аенда кушылды. Китапханә әлеге чара кысаларында «Идел белән таулар арасы» дигән үз программасын тәкъдим итә. http://gamzatovr.blogspot.ru/.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International