Быелның июнь-августында «Рус география җәмгыяте» бөтенроссия җәмәгать оешмасы дүртенче тапкыр «Кызыл – Курагино» халыкара археология-география экспедициясе оештыра. Экспедициянең 3 нче сменасында (август) катнашу хокукына Татарстан Республикасы Милли музее хезмәткәре Оксана Ульянова лаек булды.
Узган сезоннарда экспедициядә катнашучылар тарафыннан төбәкләрнең мәдәни-тарихи һәм этник үсеше факторларын аңларга мөмкинлек бирүче күп кенә археологик предметлар табылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте