31 июльдә 15.00дә «Манеж» күргәзмәләр залында италияле сынчы һәм рәссам Энцо Бабининың «Дантега багышлана» дигән күргәзмәсе ачыла.
Купшы кысаларга алынмаган, гади генә «балчык» паннолар, аларда табигый төсләреннән тыш бернинди ачык буяулар кулланылмаган… Әмма нәкъ менә алар дулкынлану хисләре тудырырга сәләтле дә инде – Тәмуг, Ут аша гөнаһлардан арындыру, Җәннәт: Энцо Бабини эшләрен тамаша кылучылар Дантега ияреп исәннәр өчен ябык булган урыннарга барып чыгалар… Бабининың йөз «терракот тактачыгы» Дантеның «Божественнаякомедия» поэмасы сюжетларын бәян итә.
5678-067, 5678-068.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте