«Иҗат шатлыгы бүләк ит!» акциясе ачылды

2014 елның 14 июле, дүшәмбе

Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә «Иҗат шатлыгы бүләк ит!» хәйрия акциясе башланды. Сукыр һәм начар күрүче балаларның иҗади, интеллектуаль үсешенә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән мондый акция китапханәдә өченче ел уздырыла. Аның шигаре  – «Һәр бала талантлы, иң мөһиме – аңа үзен табарга ярдәм итәргә кирәк».

Сукырлар һәм начар күрүче балалар дөньяны күңел күзләре белән күрәләр, шуңа да иҗат белән бик теләп шөгыльләнәләр – рәсем, сыннар, агачтан һәм башка материаллардан эшләнмәләр ясыйлар.  Акция кысаларында Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе  хезмәткәрләре иҗат өчен кирәкле төрле материаллар яисә канцелярия җиһазлары җыюны оештыра.   

Балаларга ярдәм итәргә теләгән һәркемне Казанның Серов проспектындагы 3 нче йортта урнашкан Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә көн саен 8.00 дән 16.00 гә кадәр көтәләр. Шимбә, якшәмбе – ял көннәре.  Акция җәй ахырына кадәр дәвам итәчәк.

 89033438746.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International