«Наркотикларсыз тормыш» дигән наркотикларга каршы көрәшү акциясе кысаларында Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә наркотикларга каршы көрәшү айлыгы узды.
Китапханәдә һәм аның филиалларында сукырлар һәм күзләре начар күрүче кешеләр арасында наркоманлыкны кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар уздырылды. Алар барышында махсус әдәбият белән таныштыру, шул темага театральләштерелгән әңгәмәләр оештырылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте