Сладковскийның июль туры Римдагы Санта-Чечилия Академиясендә башлана, аны музыка сөючеләргә «Чайковский гала» фестивале тәкъдим итә. Программага мәшһүр «Щелкунчик», «Аккош күле» һәм «Йокыга талган гүзәл» балетлары музыкасы кертелгән.
Александр Сладковский Италиянең иң күренекле оркестры белән чыгыш ясау өчен Римга икенче тапкыр чакырыла инде. Узган елның октябрендә ул биредә уздырылган «Гала Рахманинов»монофестивалендә катнашкан иде.
19–20 июльдә Сладковский Бразилиянең Сан-Паулу Муниципаль театрында концерт бирә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте